Аксубай игенчеләре бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләделәр
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай игенчеләре бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләделәр

Район игенчеләре суктыруны кыска агротехник срокларда тәмамладылар.

Аксубай районында бөртекле культуралар астына 32810 гектар мәйдан бирелгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 7 сентябрьгә 125477 тонна бөртек суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 38 центнердан артык тәшкил итте, бу уртача республика күрсәткеченнән югарырак.


Нет комментариев