Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай игенчеләре басуларны тырмалауны төгәлләп киләләр

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчү эшләре белән параллель рәвештә тырмалау бара.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 22 апрельгә оператив мәгълүматларына караганда, күпьеллык үләннәрне тырмалау төгәлләнгән, көзге культураларны тырмалау 12863 гектарда үткәрелгән, бу исә барлык мәйданның 90 процентын тәшкил итә. Пар җирләре 39 мең гектарда (планлаштырылган күләмнең 74 проценты) эшкәртелгән.

«Волга-Селект», «Актай» авыл хуҗалыгы предприятиеләре игенчеләре чәчүлекләрне тырмалауны тулысынча төгәлләделәр. «Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФ ҖЧҖдә көзге игеннәр һәм күпьеллык үләннәр мәйданнарында тырмалау үткәрелгән, бу агрочара туңга сөрелгән җирләрнең 75 процентында башкарылган; «Аксу Агро» ҖЧҖдә күпьеллык үләннәрне тырмалау тәмамланган, көзге культураларның 67 процентында һәм туңга сөрелгән җирләрнең яртысында диярлек тырмалау агрочарасы башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев