Бу эссе җәй көннәрендә район кырларында чыннан да эшнең кызган мәле.
Комбайннарның эше бер генә минутка да туктап тормый. Уру һәм сугу күрсәткечләре көннән-көн арта.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең 12 августка оператив мәгълүматлары буенча, планда каралган 38289 гектар мәйданның 25580 гектарыннан ашлык культуралары суктырып алынган. Бу планлы күләмнең 67 проценты. Урып-җыю эшләре башланганнан бирле 59748 тонна икмәк җыеп алынган. Кичә генә дә кыр кораблары 1184 тонна ашлык суктырган.
Көзге арыш, көзге бодай, борчак суктыру тәмамланган. Арпа – 84 процент, солы – 59 процент, сабан бодае 47 процент җыеп алынган.
Нет комментариев