Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай фермаларында сөт арта

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 3 майга район буенча тулаем савым күләме75 тоннадан артык тәшкил итә.

Узган елның май башында сөт савып алу күләме дүрт тонна 700 килограммга кимрәк булган.

«Аксу Агро» ҖЧҖ сөт комплексының терлекчеләр коллективы яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. Биредә көн саен 38 тоннадан күбрәк сөт савыла, 2022 елның шул ук чорында сөт җитештерү күрсәткече 29 тонна (узган ел дәрәҗәсенә карата 132 процент тәшкил иткән) булган. Савымны арттыру нигезендә сыерларны ашату һәм тәрбияләүдә заманча технологияләрне кертү тора.

«МОЛКО» ҖЧҖдә көн саен 20 тоннадан артык сөт савалар, бу узган ел белән чагыштырганда 102 процент тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев