Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай делегациясе Казанда Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүдә катнашты

Казанның Халыкара күргәзмә үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү узды.

Тантанада район башлыгы Алмаз Мингулов җитәкчелегендәге делегация катнашты. Аның составында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, шулай ук агрофирмалар һәм район хезмәтләре җитәкчеләре бар иде. Чара барышында 2025 елгы урып-җыю кампаниясенә йомгак ясалды. Быелгы сезонда республикада шактый күләмдә уңыш җыелган – 4,5 миллион тонна иген (ашлык кукурузын да исәпкә алып). Бу нәтиҗәгә районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә лаеклы өлеш кертте.

Шулай ук агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлеш өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. Тармакның 30дан артык хезмәтчәне югары бүләкләргә лаек булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Волга-Селект» ҖЧҖ баш агрономы Фәндәс Гафиятуллинга «Татарстан Республикасының атказанган агрономы» мактау билгесен тапшырды.

Фото район сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев