Районда май ясау өчен кулланыла торган культураны җыеп алу буенча эш фронты колач ала бара.
«Чистай» холдинг компаниясенең «Аксу Агро» агрофирмасында бу культура 8000 гектардан артык мәйданда игелгән. Игенчеләр җәй дәвамында үсемлекләрне тәрбияләү һәм саклау буенча агрочаралар үткәрделәр һәм көнбагыштан яхшы уңыш алалар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, хуҗалыкта көнбагыш уңышы гектардан 28 центнердан артык тәшкил итә.
Быелгы урып-җыю сезоны гади шартларда узмый: көзге яңгырлар эшне тоткарлый. Шуңа да карамастан, кырчылар суктырылган гектарларны көннән-көн арттырып, алга таба хәрәкәт итәләр.
Культураны җыеп алу бер үк вакытта авыл хуҗалыгы предприятиесенең ике бүлекчәсендә бара. Савруш басуларына 11 комбайн җәлеп ителгән. Биш агрегат Түбән Баланда янындагы кырларда көнбагыш суктыру белән мәшгуль. Болар Шәүкәт Сәгъдиев, Шәүкәт Гафиятуллин, Илнур Тямаев, Владимир Ковряков һәм Александр Павлов. Игенчеләр тәҗрибәле, үз бурычларын эшне белеп үтиләр.
– Туфрак дымлырак, кояш бераз күренсә, эшләргә була, – диләр комбайнчылар. – Кызганыч,ул теләгәнчә оператив килеп чыкмый шул.
Көнбагыш басуында транспорт арсеналы тупланган: авыр йөк машиналары йөртүчеләре уңышны төяү моментын көттеләр. Аларга озак көтәргә туры килмәде – бункердан кара уңышны бушатыр өчен комбайннар алар янына бер-бер артлы килеп торды. Көнбагыш уңышы комбайннар җиңсәсеннән автомобильләр әрҗәсенә акты. Аннары кыр кораблары суктыруны дәвам иттеләр, ә транспортчылар уңышны сыек май ясау өчен эшкәртүгә илтү максаты белән Казан тарафына юл алдылар.
Нет комментариев