Аксубай басуларында көзге сөрү эшләре бара
АПК: эш-мәшәкатьләр

Аксубай басуларында көзге сөрү эшләре бара

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә туфракны интенсив рәвештә 2023 ел уңышы астына эшкәртү бара.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 21 сентябрьгә туфракны төп эшкәртү 27370 гектардан артык мәйданда башкарылган, план буенча 47734 гектар күләмендә. Механикалаштырылган звенолар көн саен 490 гектардан күбрәк мәйданны сукалый.

Көзге сөрү эшләрен «Аксу Агро» ҖЧҖ игенчеләре уңышлы башкаралар. Бу хуҗалыкта бүгенге көнгә 8700 гектардан артык (план күрсәткеченең 64 проценты) мәйдан сөрелгән. Шулай ук «Чистополье» ХК «Аксу Агро» АФда да эшләр югары темп белән бара. Монда төп эшкәртү 8200 гектардан артык мәйданда башкарылган.


Нет комментариев