Быелгы яңгырлы яз үләннәрнең биек булып үсүенә мөмкинлек бирде, әмма яңгырлы һава печән киптерү процессын әледән-әле тоткарлап тора.
Шуңа да карамастан, кыр хезмәтчәннәре, һәр аяз сәгатьтән файдаланып, эшне крестьян алымы белән башкаралар. Терлек азыгы җитештерү звенолары өлгергән күпьеллык үлән мәйданнарын югалтуларсыз җыеп алырга һәм печәнне аяз сәгатьләрдә киптереп калырга тырышалар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 23 июньгә булган мәгълүматларына караганда, печән өчен 2000 гектардан артык күпьеллык үләннәр чаптырылган. Бу – планлаштырылган күләмнең 69 проценты. 1488 тонна печән әзерләнгән. Бу – план күрсәткеченең 15 проценты. Уңышлы кышлау өчен 10 мең тоннага якын печән әзерләргә кирәк.
Нет комментариев