«Аксу Агро» ҖЧҖнең (АгроИнвест) сөтчелек комплексына нәселле чит ил таналарының тагын бер партиясе кайтты.
Авыл хуҗалыгы предприятиесенең сөт көтүен 171 баш тана тулыландырды. Малларны сөтчелек комплексының карантин мәйданчыгына урнаштырганнар. Белгечләрнең бурычы – терлекләргә тиешле тикшерү һәм эшкәртү үткәрү. Карантин чаралары үткәрелгәннән соң таналар гомуми көтүгә кушылачак.
Фото: ветеринария берләшмәсе архивыннан.
Нет комментариев