Директор Аркадий Пирогов һәм баш агроном Илсур Сәхапов әзерләгән «Аксу Агро» ҖЧҖ кыр эшләренә юл картасы да җентекләп фикер алышканнан соң уңышлы дип табылды.
13400 гектардан артык тәшкилиткән гомуми мәйданның 1150 гектарында – сабан бодае, 2200 гектардан артык мәйданда – арпа, 530 гектардан артык борчак, 3500 гектардан артык көнбагыш, 1000 гектардан артык рапс, 1200 гектар кукуруз чәчү планлаштырыла. Узган елның көзендә 1111 гектарда көзге бодай чәчелгән, шулай ук 900 гектардан артык күпьеллык үләннәр бар. Әлеге хуҗалыкта орлыклар, ашламалар кертү дәвам итә.
Нет комментариев