«Аксу Агро»да узган елгыдан ике тоннага күбрәк сөт савалар
АПК: эш-мәшәкатьләр

«Аксу Агро»да узган елгыдан ике тоннага күбрәк сөт савалар

«Аксу Агро» ҖЧҖнең сөтчелек комплексында саву күрсәткечләре узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда күпкә югарырак.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, предприятиедә һәр көнне 31 тонна 800 килограммнан артык сөт савалар. 2021 елның августында бу күрсәткеч 29 тонна 400 килограммнан күбрәк тәшкил итте. Комплекста сөт терлекчелеге продуктлылыгы – терлекчеләр коллективының максатчан эше нәтиҗәсе. Биредә малларны ашату һәм карау буенча алдынгы технология кертелгән. Һәр хезмәтчән үз эшенә зур җаваплылык белән карый.


Нет комментариев