«Аксу Агро» ҖЧҖнең сөтчелек комплексында булачак сөт көтүенә аерым игътибар бирелә: бозауларны тиешенчә карау җайга салынган, сакланыш югары дәрәҗәдә.
Бу – ветеринария, зоотехника хезмәтләренең һәм малларны караучы хезмәтчәннәрнең җайга салынган эш нәтиҗәсе.
Туганнан алып 3 айга кадәр булган 250дән артык бозау аерым бинада – «профилакторий»да асрала. Һәркайсы аерым читлектә, монда аларга уңайлы, куркынычсыз. Аяк астына саламнан калын аслык түшәлгән, аларга көненә 4 тапкыр сөт бирелә. Ашату яхшы. Бозауларны тәҗрибәле терлекчеләр карый. Алар арасында Ирина Маркитанова да бар. Ул «профилакторий»да кулдашы Валентина Еремеева белән бергә эшли.
– Бозау караучылар – үз эшләренең осталары, – дип сөйли сөт комплексы җитәкчесе Сәгыйт Җәләлетдинов. – Алар үз эшләренә бик җаваплы карыйлар, ашату технологиясен төгәл үтиләр. Нәтиҗәдә, һәр көнне 750-800 грамм артым алалар.
Ашату процессы беренче карашка җиңел, гади кебек. Әмма монда аның белгеч-терлекчеләр генә белгән үз нечкәлекләре бар. Яхшы аппетитлы бозаулар аларга үзләре тартыла, игътибар сорый. Маллар ашаган вакытта бинада аларның мөгердәүләре генә ишетелеп тора. Бу – нормаль күренеш. Иң мөһиме, яшь терлекләрнең сәламәтлеге белән бар да яхшы булсын өчен, аларның үз-үзләрен тотышында үзгәрешләрне карап, сизеп торырга кирәк. Бозау караучылар үз эшләрен яхшы беләләр, шуның аркасында яшь терлекләрнең үсеш процессы уңышлы бара.
Өч айдан соң бозауларны район чикләрендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләренә алып китәләр. Ә сөт көтүен тулыландыру вакыты җиткәч, бирегә кире китерәләр.
Нет комментариев