“Аксу Агро”да игенчеләр нәтиҗәгә исәп тотып эшлиләр
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кыр эшләре югары темп белән бара.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 2023 елның 13 апреленә район буенча язгы культуралар чәчү дүрт мең гектардан артык мәйданда үткәрелгән (план буенча 52242 гектар).
“Аксу Агро” ҖЧҖдә чәчү комплекслары туктаусыз эшли. Биредә 2315 гектар язгы культуралар чәчелгән (шуның 1917 гектары – арпа, 267 гектары – борчак). Кичәгесе көндә генә 840 гектарда бөртекле культуралар чәчелгән.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе территориясендә чәчү эшләре тәүлек әйләнәсе, параллель рәвештә берничә участокта оештырылган.
Бөртекле культуралар чәчүне өч агрегат алып бара. Чәчү комплексларында Җәүдәт Галәветдинов, Минәхмәт Шәрифуллин, шулай ук Фәнис Әхмәтсафин, Фәнил Минвәлиев бер-берсен алыштырып эшлиләр. Александр Жарков, Анатолий Уфандеев һәм Олег Соломонов, Илнар Җамалдинов туфрак эшкәртү агрегатларында бер-берсен алыштырып, чәчү өчен туфрак әзерлиләр.
Ашламалар һәм орлыклар ташуда механизаторлар Рәфис Зартдинов, Азат Миассаров, шулай ук Максим һәм Валерий Ендерюковлар мәшгуль. Владимир Зайцев, Рамил Габдрахманов һәм Рәшит Мостафин ашламалар һәм орлык материалы төяп торуга җәлеп ителгән. Аларның барысы да игенчелектә практик тәҗрибәгә ия.
– Чәчүне кыска вакыт эчендә уздырырга планлаштырабыз, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илсур Сәхапов. – Моның өчен барлык мөмкинлекләрне дә кулланабыз. Механизацияләнгән звенолар һәм барлык хезмәт күрсәтүче хезмәтләр бергәләп эшлиләр. Кырда чәчү эшләрендә катнашучылар да, ындыр табагында хезмәт куючылар да нәтиҗәгә ирешү өчен тырышып эшлиләр.
Белгеч ассызыклаганча, бу җаваплы чорда һәр хезмәткәр уртак бурычны үтәүгә җаваплылык хисе белән карый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев