Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
АПК: эш-мәшәкатьләр

«Аксу Агро»да яңа киптерү комплексы эшли башлады

«Чистополье» ХКның «Аксу Агро» агрофирмасы җитештерү мәйданчыгында икенче ашлык киптерү комплексы куллануга тапшырылды.

Ул ачык махсуслаштырылган мәйданчыктан гыйбарәт, анда куәтле заманча киптерү агрегатлары урнаштырылган. Бетон түшәлгән платформага яңа уңыш ашлыгы кайтарылган. Соя, көнбагыш та шушы җиһазда эшкәртеләчәк.

Заманча техник объект ачылышында район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алмаз Мингулов катнашты. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре бөртекле культураларны киптерү һәм эшкәртү технологияләре белән таныштылар.

Комплексның җитештерүчәнлеге – сәгатенә 50 тонна. Икенче ашлык киптерү комплексы эшләтеп җибәрелгәч, тәүлеклек җитештерү күләме 500 тоннага җитәчәк. Бу бөртекле, кузаклы һәм техник культуралар уңышын дымлылык һәм чисталык буенча тиешле кондицияләргә кадәр үз вакытында эшләп бетерергә мөмкинлек бирәчәк.

– Әлеге объектны төзүгә зур инвестицияләр кертелгән, – дип билгеләп үтте Алмаз Мингулов. – Инвесторларга авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм район өчен мөһим мәйданчык төзегәннәре өчен рәхмәт белдерәсе килә. Яңа ашлык киптерү комплексының сафка басуы район халкы өчен яңа эш урыннары ачарга мөмкинлек бирәчәк. Комплекс озак эшләсен һәм иске комплекс белән бергә ашлык эшкәртү ихтыяҗын тәэмин итсен иде.

Команда бирелде һәм икенче комплекс эшләтеп җибәрелде. Агрегат гөрелтесе астында уңышны эшкәртү башланды. Бу юнәлештә тагын бер перспектива бар – предприятиедә өченче ашлык киптерү комплексын монтажлау бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев