«Чистополье» ХКның «Аксу Агро» агрофирмасында язгы чәчү эшләренең кызган чагы.
Хуҗалыкта сабан культураларын 26700 гектардан артык мәйданда чәчү планлаштырылган. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең 24 апрельгә булган мәгълүматларына караганда, җиде мең ярым гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Бу – гомуми күләмнең якынча утыз проценты.
Басуларда көндез дә, төнлә дә техника гөрелтесе тынмый – эш ике сменада оештырылган. Бу югары җитештерүчәнлекне һәм нәтиҗәлелекне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Агроном Юрий Герасимов ассызыклаганча, механизаторлар коллективы югары нәтиҗәгә омтыла.
– Биредә удар хезмәткә әзер булган механизаторлар җыелды, – дип билгеләп үтте ул. – Һәрберсе үз участогында үз бурычын зур җаваплылык белән үти.
Бүген һәр объектта – эшнең кызган чоры. Көнбагыш – хуҗалыкта уңышка зур өметләр багланган техник культураларның берсе.Әлеге культурага 1600 гектардан артык мәйдан бүленгән. Берничә көн эшләү дәверендә әлеге мәйданнарның яртысыннан артыгы чәчелгән.
Михаил Крестин идарә иткән чәчү комплексы кара басу буйлап туктаусыз хәрәкәт итә. Яшь кенә булса да, механизатор шактый тәҗрибә туплаган. Авыл хуҗалыгы тармагына ул армиядән кайткач, 2018 елда килә. Язын чәчү эшләре белән мәшгуль, җәй көне сезонны ашлык җыю комбайны штурвалы артында дәвам итә. Һәм һәрвакыт яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Шулай ук, аны икенче сменада алыштырып эшләүче Виктор Маслов та игенчелек эшендә яңа кеше түгел. Көнбагыш чәчүдә механизаторларның җитештерүчәнлеге көненә 150-170 гектар тәшкил итә. Бу 80 гектар планлы күрсәткечтән ике мәртәбәгә артык.
Чәчү алдыннан туфракны сыйфатлы әзерләүне культиваторда сменалап эшләүче Александр һәм Евгений Щекиннар тәэмин итә.
Андрей Краснов һәм Сергей Яруллин звенолары башкарган көздән әзерләнгән чәчү мәйданнарын тырмалау эше шулай ук игенчелек тармагында мөһим этап булып тора. Бу үсемлекләрнең яхшы үсүе өчен уңай шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.
Чәчүлекләргә ашлама кертүдә Олег Соломонов һәм Антон Антонов, аммиак селитрасын сиптерүдә Владимир Наумов хезмәт куялар.
Игенчеләр, чәчү эшләрен туфракта дым сакланган вакытта, кыска срокларда тәмамлауның мөһимлеген исәпкә алып, тырышып эшлиләр.
Авыл хуҗалыгы предприятиесендә чәчү эшләре барышы белән Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов танышты. Ул чәчү тирәнлеген үлчәде, агрегатларның уңай эш мизгелләрен билгеләп үтте, игенчеләр белән аралашты, аларга үз киңәшләрен бирде.
Нет комментариев