Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АПК: эш-мәшәкатьләр

“Аксу Агро” ҖЧҖ сөт комплексында күрсәткечләр узган елгыдан күбрәк

«Аксу Агро» ҖЧҖ терлекчеләре узган елның шушы чорына караганда күбрәк продукция алалар – көн саен 34 тоннадан артык сөт савалар.

2021 елның июнь ае күрсәткече – 29 тонна 800 килограммнан артык. Бу – район буенча җитештерелә торган гомуми күләмнең бик зур өлеше.

Сөт комплексында терлекләрне карау, савым сыерларын ашату буенча заманча технологияләр кертелгән. Рационда сыйфатлы, югары энергетикалы азыклар кулланалар.

Гомуми уңышта ферманың һәр хезмәткәренең өлеше бар. Машина белән сыер саву операторлары Әнисә Хөснетдинова, Вера Саперова, Ирина Альметкина, Надежда Иванова, шулай ук терлекчеләр Сергей Бударагин, Усман Минабетдинов та яхшы нәтиҗәләргә ирешеп хезмәт куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев