Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аксубай һәм Аксубай районы тарихы

Иляшкино авылы оешуга – 100 ел

Бу көннәрдә иляшкинолылар авыл юбилеен бәйрәм итте. Әле 19 гасыр уртасында гына Иляшкино авылы урынында куе урман була. Урман аланында Яңа Ильдеряк авылы кешесе Илья үзенең умарталыгын тота. Шулай итеп ул аланны Ильяныкы итеп "Илья ёшни" аланы дип атыйлар. 1916 елны Яңа Ильдеряк авылыннан чукынмаган чуашлар Илья аланына күчеп урнашалар....

Бу көннәрдә иляшкинолылар авыл юбилеен бәйрәм итте.

Әле 19 гасыр уртасында гына Иляшкино авылы урынында куе урман була. Урман аланында Яңа Ильдеряк авылы кешесе Илья үзенең умарталыгын тота. Шулай итеп ул аланны Ильяныкы итеп "Илья ёшни" аланы дип атыйлар. 1916 елны Яңа Ильдеряк авылыннан чукынмаган чуашлар Илья аланына күчеп урнашалар. Авыл Илешни дип атала башлый һәм писарьләр аны Иляшкино дип язып куялар.

1940 елда Иляшкинода 468 кеше яши, 95 хуҗалык була. Хәзер монда 115 кеше һәм 41 йорт бар. 1954 елдан Иляшкино Иске Ильдеряк авыл җирлегенә керә. 1921 елда монда башлангыч мәктәп ачыла. Беренче укытучы булып Николай Иваницкий эшли.

Авыл юбилеена Иляшкино халкы җентекләп әзерләнгән. Аеруча да авыл старостасы Иван Пимеруков һәм депутат Александр Ижутовны билгеләп үтәргә кирәк. Җирлек хезмәткәрләре көче белән сәхнә ясап куйганнар. Авыл мәйданын койма белән әйләндергәннәр. Бәйрәмгә кадәр 300 метр озынлыктагы юлга вак таш җәйгәннәр. Авыл зираты коймасы да яңартылган.

Юбилейга тирә-яктан бик күп халык җыелды. Җирле эшмәкәрләр сату рәтләре, балалар аттракционнары оештырдылар. Валентина Сулейманова, Зоя Плаксимоваларның кул эшләре күргәзмәгә куелган иде. "Минем кече ватаным" фотокүргәзмәсе дә эшләде. Иртәдән үк музыка яңгырап торды, котлаулар ишетелде. Тамашачылар җирле һәм килгән артистларны җылы каршы алдылар. УПФР җитәкчесе Владимир Тимофеев, Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Михаил Пикмуллин бәйрәмдә катнашучыларга котлау һәм изге теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар авылның җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен Иван Пимеруковка, Александра Ижутовага һәм Лидия Ильгузинага грамоталар тапшырдылар. Авыл җирлеге исеменнән грамоталар һәм бүләкләрне Николай Ильгузин, Вячеслав Сулейманов, Валентина Илифанова алды. Бүләкләрне шулай ук авылның иң өлкән һәм иң бәләкәй кешеләре дә, юбилейларын билгеләп үткән гаилә парлары да алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев