Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аксубай һәм Аксубай районы тарихы

Алексеевкада гыйбадәт йорты ачылды

Узган атнада Алексеевка поселогында тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды - чиркәү ачылды. Монда иртәдән үк гыйбадәт кылулар башланды. Бәйрәм литургиясе Аксубай Феодосий Тотемский чиркәве хоры чыгышы белән үрелеп барды. Бу тантанага аерымлылык өстәде. Гыйбадәт кылуда тирә-як авыллардан барлык дин тотучылар катнашты. Дога уку тәмамланганнан соң, Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр...

Узган атнада Алексеевка поселогында тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды - чиркәү ачылды.
Монда иртәдән үк гыйбадәт кылулар башланды. Бәйрәм литургиясе Аксубай Феодосий Тотемский чиркәве хоры чыгышы белән үрелеп барды. Бу тантанага аерымлылык өстәде. Гыйбадәт кылуда тирә-як авыллардан барлык дин тотучылар катнашты. Дога уку тәмамланганнан соң, Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев гыйбадәт йортын төзүдә матди һәм кул көче белән ярдәм иткән барлык кешеләргә дә рәхмәт әйтте.
- Чиркәү ачылу - ул авылның дини тормышына юл, - дип билгеләп үтте ул. - Бу бинаны сафка бастыруда авыл кешеләренең, православие динен тотучыларның, битараф булмаган кешеләрнең, шул исәптән мөселман оешмасы вәкилләренең дә булышлыгы зур булды.
Ул авыл кешеләрен Ходайга якын булырга, динне сакларга, үзара килешеп һәм тату яшәргә өндәде. Аксубай районы чиркәве башлыгы Александр Качаев гыйбадәт йортын төзүдә ярдәм иткән әлеге авылдан чыккан кешеләр - Иван Калуковка, Николай Шкаликовка, Владимир Калуковка, акчалата ярдәм күрсәтүчеләр Анатолий Скворцовка, Мингасыйм Шараповка, Василий Гавриловка, Рөстәм Хафизовка, Илмир Хафизовка һәм башка игелекле кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук Алексеевка поселогында яңа гыйбадәт йорты төзүдә инициатор булган Григорий Калуковка изге Николай иконасын бүләк итте.
Дин тотучыларны һәм кунакларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.
- Чиркәүгә һәм мәчеткә йөрүчеләр бары тик игелекле эшләр генә кылалар һәм калганнар өчен өлге булып торалар, - дип ассызыклады ул үзенең мөрәҗәгатендә. - Һәм бу яңа чиркәү поселокта һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләрнең дини тормышлары, яшь буынга дини тәрбия бирү үзәге булып торсын.
Бинаны төзүгә үзләреннән саллы өлеш керткән кешеләр адресына бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Яңа гыйбадәт йортында шатлыклы күтәренке кәеф хөкем сөрде.
- Чиркәү турында күптән хыялландык, - дип сөйли Григорий Калуков. - Бу эштә Алексеевка, Федоровка авыллары һәм башка авыл кешеләре күп көч куйдылар. Монда һәр авыл кешесенең күңел җылысы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев