Аксубайлылар тырыш хезмәт белән җиңүне якынайталар һәм бүләкләргә лаек булалар
Аксубай һәм Аксубай районы тарихы

Аксубайлылар тырыш хезмәт белән җиңүне якынайталар һәм бүләкләргә лаек булалар

Бөек Ватан сугышы елларында авыл халкы, Бөек Җиңүне якынайту өчен, колхозда фидакарь хезмәт куя.

Сугыштан соң күп кенә колхозчылар хөкүмәт бүләкләренә лаек булалар. Туган як тарихын өйрәнүче Владимир Чураков дәүләт архивында бу вакыйгалар турында сөйли торган документларны тапкан. Аның безнең белән уртаклашкан архив материалларының кайберләрен китереп үтәбез. Документта телгә алынган кешеләрнең оныклары һәм оныкчыклары алар белән горурлана ала. 

«Аксубай район советы башкарма комитетының 1946 елның июнендәге утырышы беркетмәсе. «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләү буенча ТАССР Югары Советы Президиумына тәкъдим итүгә Аксубай районы Савруш авыл советының «Коминтерн» колхозы колхозчыларының исемлекләрен карау». 

Аксубай район советы башкарма комитеты утырышы: 

1. Иске Савруш авыл советы «Коминтерн» колхозы колхозчыларының 21 кешедән торган исемлеген караганнан соң, дөрес дип табарга. 

2. Күрсәтелгән исемлекне ТАССР Югары Советы Президиумына юлларга. 

«Аксубай район советыннан, 1946 елның декабреннән 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләү АКТы». 

Мин, халык депутатларының Аксубай район Советы башкарма комитеты рәисе Емельянов Михаил Емельянович тарафыннан СССР Югары Советы Президиумы исеменнән Иске Савруш авыл советы «Коминтерн» колхозы буенча түбәндәге хезмәт ияләренә «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медальләре тапшырылды: 

1. Абросимова Екатерина Ивановнага – колхозчы, 

2. Абросимова Дарья Павловнага – колхозчы, 

3. Абросимов Алексей Ермолаевичка – бригадир, 

4. Абросимова Мария Ильиничнага – колхозчы, 

5. Антипова Ксения Гордеевнага – колхозчы, 

6. Алексеева Перасковья Михайловнага – бригадир, 

7. Васюткина Мария Анисимовнага – колхозчы, » 

8. Васильева Лидия Васильевнага колхозчы, 

9. Герасимова Наталья Федоровнага колхозчы, 

10. Кузьмин Ефим Романовичка – ферма мөдире, 

11. Михайлов Тихон Васильевичка – колхоз рәисе, 

12. Мартьянов Николай Алексеевичка – тимерче, 

13. Матуров Антон Даниловичка – колхозчы, 

14. Миронова Ульяна Степановнага – колхозчы, 

15. Николаева Прасковья Николаевнана – колхозчы, 

16. Овчинникова Александра Николаевнага – бригадир, 

17. Пильщикова Нина Яковлевнага – колхозчы, 

18. Садыкова Александра Кирилловнага – терлекче, 

19. Соснова Анна Леонтьевна – колхозчы, 

20. Чуракова Александра Сергеевнага – ат караучы, 

21. Ярушева Анна Алексеевнага – колхозчы».


Нет комментариев