Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аксубай һәм Аксубай районы тарихы

Аксубай районында Ключи поселогы булган

Туган як тарихын өйрәнүчеләр Надежда Петрова һәм Владимир Чураковның «Старорусские» китабында «Ключи» поселогы турында да бүлек бар.

Авторлар, дәүләт архивларының тарихи мәгълүматларына таянып, әлеге торак пункт, кайчандыр анда яшәгән кешеләр турында сөйлиләр.

Поселокка 1921 елда, «Ключи» авыл хуҗалыгы артелен төзү өчен, борынгы рус крестьяннары – Аксубай волостеның Дмитриевское авылы кешеләре нигез салган.

Поселок аны оештыручы Ключников хөрмәтенә шулай дип аталган.

Поселок Иске Рус Кармәте авылыннан дүрт чакрым һәм Аксубайдан 13 чакрым ераклыкта, Ключи елгасының сул як ярында урнашкан була.

Совет чорының икенче исәпкә алу вакытында – 1926 елда Ключи поселогында 22 йорт булган, 180 кеше (руслар) яшәгән.

«Ключи» колхозының сөрү җирләре – 288,97 гектар, болыннары – 12,85 гектар, агач-куаклыклар – 5,16 гектар, кулланылмый торган җирләр 3,98 гектар тәшкил иткән.

1950 елның июнендә колхоз бетерелә, поселок, җитештерү бригадасы буларак, эреләндерелгән Хрущев исемендәге колхоз (Иске Рус Кармәте) составына кертелә.

Поселокта Ключи башлангыч мәктәбе эшли.

Элек поселок тирәсендә чишмәләр бик күп булган, алар Ключи елгасын туендырып торган.

Ключи поселогы, гамәлдә булудан туктау сәбәпле, Аксубай районы торак пунктлары исәбеннән 1972 елда төшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев