Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Аксубай һәм Аксубай районы тарихы

Аксубай районында Калиновка авылы булган

Туган як тарихын өйрәнүчеләр Надежда Петрова һәм Владимир Чураков үзләренең «Аксубай районының гасырлык торак пунктлары» китапларында яңгыравыклы атамалы Калиновка авылы турында бәян итәләр.

Ул Иске Ильдеряк авыл җирлеге территориясендә урнашкан була.

Тарихи басма авторлары таянып эш иткән архив мәгълүматлары буенча, Калиновкага 1921 елда ТАССРның Чистай кантоны Аксубай волосте Чуаш Енорускиносы авылыннан чыккан чуашлар нигез сала.

Аның атамасы матур баланлык белән бәйле түгел. Аның башлангыч атамасы Ерыклы булган, соңрак авыл совет дәүләт партия эшлеклесе, Социалистик хезмәт герое Михаил Калинин хөрмәтенә үзгәртелә.

Яшәүчеләр саны: 1926 елда авылда 72 кеше, 1938 елда – 168, 1949 елда – 156, 1958 елда – 148, 1970 елда – 105, 1979 елда – 71, 1989 елда – 15, 2002 елда – 9, 2010 елда – 1, 2015 елда 2 кеше яшәгән. 

1930 елда беренче баскыч башлангыч мәктәп эшләгән.

1930-1950 елларда Калинин исемендәге колхоз булган, 1950 елдан авыл эреләндерелгән Калинин исемендәге колхоз (Чуаш Енорускиносы), 1961 елда – Красные герои исемендәге колхоз (Иске Ильдеряк), 1980 елдан – Калинин исемендәге колхоз (Чуаш Енорускиносы), 1995 елдан 2005 елга кадәр «Ключи» күмәк предприятиесе (Чуаш Енорускиносы) составында булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев