Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәр һәм һөнәр ияләре

Алар һәрчак янәшә

Шушы көннәрдә Аксубай күптармаклы производство предприятиесе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бүген, элеккеге кебек үк, халык телендә коммуналь хуҗалык дип йөрәтелгән коллективта ике дистәгә якын кеше эшли. Игорь Шугаев җитәкчелегендәге әлеге оешма су белән тәэмин итү хезмәте күрсәтә, район үзәгендәге 3 нче мәктәпне җылылык белән тәэмин итә, кайбер котельныйларга...

Шушы көннәрдә Аксубай күптармаклы производство предприятиесе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.


Бүген, элеккеге кебек үк, халык телендә коммуналь хуҗалык дип йөрәтелгән коллективта ике дистәгә якын кеше эшли. Игорь Шугаев җитәкчелегендәге әлеге оешма су белән тәэмин итү хезмәте күрсәтә, район үзәгендәге 3 нче мәктәпне җылылык белән тәэмин итә, кайбер котельныйларга техник ярдәм күрсәтә. Шуңа күрә предприятиенең штаты да үзенчәлекле-котельный операторлары, экскаваторчылар, контролерлар, эретеп ябыштыручылар, су белән тәэмин итү осталары, мастерлар.


Кешеләр заманча шартларга шул кадәрле күнегеп беттеләр ки, коммуналчылар турында авария килеп чыкса гына искә алалар. Ә бит коммунхоз эшчеләре үзләренә буйсынган объектларда профилактикалау эшләре алып баралар. Монда эшләүче күпләр үз һөнәрләренә һәм туган коллективларына озак еллар тугры калалар. СПТУны тәмамлаганнан соң, 1977 елда, Виктор Федотов монда экскаваторчы булып эшкә килә. Предприятие җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, утыз җиде ел эшләү дәверендә, ул үз һөнәренең чын остасына әверелгән. Фәрит Аюпов та, алты ел эшләп, коллективта ихтирам казанган.


Ә менә предприятие бухгалтериясе яңа кадрлар белән тулыланган. Яшь, әмма перспективалы баш хисапчы Елена Васильева җитәкчелегендәге коллектив, яшьләр дә үз эшләрен җиренә җиткереп эшли ала, диләр. Предприятие җитәкчелеге Фирдәүс Хәмидуллинаның да бухгалтерия эшенә яңа сулыш өрүен билгеләп үтте.


Җитәкчелек билгеләп үткәнчә, коллективның һәр әгъзасы үз предприятиесе өчен янып яши. Ә предприятие үз эше белән турыдан-туры шөгыльләнеп кенә калмыйча, социаль объектларда эшләр алып бара, торак йортларны капиталь ремонтлау программасында катнашып Аксубай эшчеләр бистәсендә һәм торак пунктларда төзелеш мәйданчыклары, җылы бәдрәфләр төзи, суүткәргечләр суза. Гомумән, 2013 елда КПП ТКХ башкарган эшләрнең күләме 23 миллион сумнан артып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев