Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Игенчеләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт

Комиссия икенче биш көнлектә язгы-кыр эшләрендә катнашучылар ярышына йомгак ясады.

Сабан культураларын чәчүдә “Аксу Агро“ АФ механизаторы Рамил Гатауллин иң югары күрсәткечләргә иреште. Чәчү агрегаты таккан Нью-Холланд тракторында ул 650 гектар мәйданга сабан культуралары чәчте. Рамил Рафик улы – игенчелек хезмәтендә бай тәҗрибә туплаган буын вәкиле. Игенчелектә ул  ун елдан артык хезмәт куя. Иртә яздан алып караңгы көзгәчә  сөрә, чәчә. Ул  бу уңышка очраклы гына ирешмәде – уңышларга ирешүдә аңа тәҗрибәсе, нәтиҗәләргә омтылуы ярдәм итте.

Икенче урында –  шул ук хуҗалык механизаторы Рифкат Сөләйманов. Ул да шундый ук маркадагы техникага идарә итә. Күрсәткече –  520 гектар чәчелгән мәйдан. Рифкат Минәхмәт улы –  агрофирманың иң тырыш хезмәтчәннәреннән берсе, теләсә кайсы эш участогында – чәчү булсынмы, азык хәзерләү чорымы – һәрвакыт яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Аның механизаторлык стажы утыз елдан артык.
“Сөлчә“ ҖЧҖ механизаторы Илфик Натиев тә намуслы, эшне җиренә җиткереп башкаручы  хезмәтчән. Быелгы язгы кыр эшләре чорында да ул нәтиҗәле хезмәт куйды. Чәчү комплексы таккан МТЗ-1221 тракторында ул 380 гектарга сабан культуралары чәчкән.
Чәчүгә туфрак әзерләү белән мәшгуль булган механизаторлар арасындагы биш көнлек ярышка йомгак ясалды. “Восходящая заря“ агрофирмасының “Аксубай“ филиалыннан Николай Федотов лидер дип табылды. Аның хезмәт күрсәткече – 620 гектар. “Аксу Агро“ АФдан Илнур Абдрахманов икенче урында. Агрофирмада механизаторны үз эшен оста белгән тырыш хезмәтчән дип характерладылар.
Өченче урында – Валерий Купцов (“Актай“ АФ). Чәчү, туфрак эшкәртү комплекслары район чикләрендәге төрле басуларда тырыш хезмәт куялар һәм аларның барысы янына да бару өчен бер генә сәгать вакыт таләп ителмәде. УСХиП җитәкчесе Миниршат Алимов призерларның һәрберсе белән шәхсән очрашты, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Игенчеләргә  район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатларын һәм ярыш шартлары буенча тиеш булган премияләрне үзе тапшырды.
– Безнең алда язгы кыр эшләрен мөмкин кадәр тизрәк тәмамлау бурычы тора –  һәм сез аны үтәү өчен барысын да эшлисез, – дип билгеләп үтте ул. – Язгы кыр эшләре кампаниясендә югары күрсәткечләргә ирешеп, сез башка хезмәтчәннәр өчен өлге булып торасыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев