Тавыш бирү көннәрендә район халкының гриппка каршы сезонлы вакцинация узу мөмкинлеге бар.
Сайлау участоклары урнашкан биналарда махсус күчмә медицина пунктлары оештырылган. Аксубайда медиклар Виталий Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм район мәдәният йортында, шулай ук 36 авыл участогында эшлиләр.
Вакцинация бушлай һәм ирекле нигездә үткәрелә. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре шулай ук урында кан басымын һәм тән температурасын да үлчи алалар.
Медицина белгечләре билгеләп үткәнчә, көз җитү белән, традиция буенча, кискен респиратор вируслы инфекцияләр (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар саны арта. Авыр өзлегүләрне булдырмауның ышанычлы чарасы — планлы иммунизация. Сайлау участокларына килү район халкына гражданлык бурычын үтәүне үз сәламәтлеген кайгырту белән берләштерергә — салкыннар алдыннан вакытында прививка ясатырга мөмкинлек бирә.
Нет комментариев