Аксубай волонтерлары командасы сайлау участогында бердәм тавыш бирде
Соңгы яңалыклар

Аксубай волонтерлары командасы сайлау участогында бердәм тавыш бирде

Тавыш бирүнең беренче көнендә Аксубай универсаль технологияләр техникумында урнашкан 571нче сайлау участогында, беренчеләрдән булып, хатын-кыз волонтерлар Россиянең киләчәге өчен үзләренең конституцион хокукларыннан файдаландылар.

Алар Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашуның шәхси үрнәген күрсәттеләр.

– Барыгызны да бу өч көн эчендә сайлау участокларына килеп, без ышанган кешеләр өчен тавыш бирергә чакырам! – дип билгеләп үтте актив волонтерларның берсе Рәмзия Паймулкина. – Һәрберебезнең тавышы – ул Россиянең киләчәге. Ул бүгенге көн кебек кояшлы, ә өстебездәге күк йөзе тыныч булсын! Без барыбыз да җиңү өчен, тыныч күк йөзе өчен тавыш бирдек!


Исегезгә төшерәбез: бүген, 18 сентябрьдә, Татарстанда сайлау участоклары ачылды — республикада Россия Федерациясе Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатларын сайлау буенча өч көнлек тавыш бирү башланды. Участоклар көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли, тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 


Нет комментариев