Аксубай районында тавыш бирү участоклары ачылды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында тавыш бирү участоклары ачылды

Бүген илебез буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасына өч көнлек сайлаулар башланды.

Ирина Гордеева фотосы

Иртәнге сәгать 8:00дә, Аксубай районындагы башка сайлау участоклары кебек үк, универсаль технологияләр техникумында урнашкан 571нче сайлау участогы да үз ишекләрен ачты.

Техникумга кешеләр ачылуга кадәр үк килделәр, чират барлыкка килде. Төгәл сәгать 08:00дә участок сайлау комиссиясе рәисе Наталия Куштукова сайлаучыларны каршы алды. Беренче булып «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Миләүшә Җәлилова бюллетеньнәрне тавыш бирү тартмасына салды. Аның ике яшьлек баласы бар, өч яшькә кадәр декрет ялында булырга планлаштыра. Ул сабыен балалар бакчасына илткән һәм өйгә кайтышлый гражданлык бурычын үтәргә булган.

– Мин бу участокта даими тавыш бирәм, – диде ул. – Башта фатирда яшәгәндә дә бу участокта идек, фатирны саттык, йорт сатып алдык һәм хәзер Беляев урамында яшибез – сайлау участогыбыз шул ук калды. Мин сайлауларга тыныч күк йөзе өчен, балаларыбыз сәламәт булсын өчен тавыш бирергә килдем. Без аларның киләчәген сайлыйбыз.

Сайлаучылар саны буенча 571нче участок – районда иң зурысы. Сайлау комиссиясе рәисе Наталия Куштукова – бу эштә тәҗрибәле кеше, аның стажы 18 ел. 2019 елдан бирле ул УСК рәисе булып тора.

– Без өч көн эшләячәкбез, бу өч көн дә позитив, яхшы кәеф һәм яхшы һава торышы белән узсын. Барлык сайлаучыларны да көтеп калабыз.


Нет комментариев