Бүген Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбендә урнашкан 572 нче сайлау участогында район башлыгы Алмаз Мингулов район халкы иминлеге хакына үз тавышын бирде.
Район җитәкчесе сайлау участогына гаиләсе – тормыш иптәше Диләрә Рифкать кызы һәм биш яшьлек улы Айдан белән килде.
Мәктәп базасындагы сайлауның беренче көне иртәсе тыныч, эшлекле шартларда узды. Иң югары йөкләнеш участокның беренче эш сәгатьләренә туры килде, аннары чиратлар булмады.
Сайлау комиссиясе әгъзалары Мингуловлар гаиләсенә бюллетеньнәр бирде, шуннан соң аларның һәркайсы яшерен тавыш бирү кабинкасына узды. Тавыш бирү урнасы янына бер үк вакытта килделәр һәм бюллетеньнәрне төшерделәр.
– Бүген районда һәм Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау бара. Аксубай районында ул югары дәрәҗәдә оештырылган: барлык участоклар да ачык, штатлы режимда эшлиләр, иминлек тәэмин ителгән. Иң мөһиме – халык сайлау участокларына яхшы кәеф белән килә. Без сайлау өчен, районыбызның һәм бөтен Россия Федерациясенең киләчәге өчен тавыш бирәбез, – дип уртаклашты Алмаз Мингулов.
Нет комментариев