Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“Янгын“га бәйле эвакуацияләделәр

Аксубайда Татарстан Республикасы Аксубай суд районы буенча 1 һәм 2 номерлы суд участоларының җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләрен эвакуацияләделәр.

Монда планлы янгын-тактик укулары үтте. Сценарий буенча судның беренче катында бүлмәләрнең берсендә янгын башланды, төтен калган бүлмәләргә дә таралды. Тавышлы хәбәр бирү системасы эшли башлаганнан соң хезмәткәрләр һәм судка килүчеләр бинадан чыктылар. Янгын чыгу урынына янгын сүндерүчеләр, медиклар, полиция хезмәткәрләре килде.
Янгын сүндерүчеләр санаулы минутлар эчендә эшкә керештеләр. Суд хезмәткәре бинада хатын-кыз хезмәткәрнең калу ихтималы турында хәбәр итте. Махсус киемнәрдәге янгын сүндерүчеләр тиз арада бинаны тикшереп чыктылар һәм хатын-кызны “янгын зонасыннан“ алып чыктылар, ә аннан соң янгын сүндерүгә керештеләр. – Суд приставлары Идарәсе, МЧСның янгынга каршы хезмәте, ашыгыч ярдәм һәм полиция структура бүлекчәләре белән белән үзара  хезмәттәшлекне тикшерүләрне  без еш оештырабыз, кварталга бер тапкыр, – дип белдерде суд приставлары хезмәте җитәкчесе Михаил Вьюгин. – Бөтен хезмәтләр дә оператив эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев