Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ветеранга медаль тапшырдылар

ЭЭМ ветераны Виктор Максимов “Россия полициясенең 300 еллыгына“ медале һәм Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегеннән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шул көннәрдә аңа 70 яшь тула. ЭЭМ ветераннары советы рәисе Шамил Сәхабетдинов һәм аның урынбасары Илһам Вафин бүләкне Виктор Васильевичның өенә барып тапшырдылар.

Юбиляр Киса авылында туып үсә, җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң совхозда терлекче булып эшли. Һөнәр сайлауда армиянең роле зур була – ул Куйбышев шәһәрендә эчке гаскәрләрдә хезмәт итә.

Егет армиядән соң эчке эшләр органнарына эшкә кереп, шунда кала. Ярты ел дәвамында курсларда укый – егетне җинаятьчеләрне эзләү эшенә әзерлиләр. Аның хезмәт юлы нәтиҗәле башлана, уяу егет эзләү эше нечкәлекләрен тиз үзләштерә һәм бер генә җинаять эшен тикшерми.

Шулай да Виктор туган ягын сагынып яши – монда аны  яраткан  кызы һәм туганнары көтә. Чираттагы ялда барысын да хәл итә. Сөйгәненең күршесендә бер әби яши һәм кышкы карлы, салкын көннәрнең берсендә ул юкка чыга. Виктор йортның арткы ягыннан кереп, әбинең үле гәүдәсенә тап була. Һәм җинаятьчене эзләүдә тикшерүчеләргә ярдәм итә. Әбине якын туганы – 20 яшьлек кызның 7 сум акча өчен үтергәнлеге ачыклана.

– Миңа  тәҗрибәле милиционерларга, тикшерүчеләргә ярдәм итәргә туры килде. Прокуратура тикшерүчесе Степан Андреевич Янилкинның эзләү эшләрен ничек грамоталы алып баруын, участок вәкиле Ситдыйковның оператив һәм оста эш итүен һаман да хәтерлим әле, – дип сөйли юбиляр.

Яңгырашлы үтерү очрагын тикшергәннән соң Аксубай милиция бүлеге җитәкчесе Николай Гусев Викторны үз бүлекчәсенә эшкә чакыра. Җәен инде Виктор Аксубайга эшкә күчә.

Башта ул унөч ел ППСта, аннан соң оператив кизү торучы ярдәмчесе булып эшли. Тиешле еллар хезмәт иткәннән соң лаеклы ялга чыккач та эшсез тормый, аны “Аксубай“ совхозына сак хезмәтенә чакыралар. Ул анда, авыл хуҗалыгы объектларын саклап, озак еллар хезмәт куя.

Хатыны Галина Ильинична белән өч балага гомер биреп, лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп үстерәләр. Анжела әтисе сукмагыннан китә, Казанда ЭЭМ системасында эшләгән, капитан исеменә лаек булган. Хәзер лаеклы ялда, Тобольскта яши. Улы Юрий Санкт-Петербургта яши һәм иминлек хезмәтендә эшли. Александр Аксубайда әти-әнисе белән күршедә генә яши, Лангепаста нефть  чыгару тармагында вахта алымы белән эшләп йөри.

Максимовларның дүрт оныклары бар, аларның һәркайсы  намуслылык, тәртиплелек, хезмәт сөючәнлек һәм һөнәргә тугрылык үрнәге булган яраткан бабаларының кителен һәм фуражкасын киеп карарга ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев