Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Учреждениеләр рейтингын төзеделәр

Эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә ришвәтчелек күренешләрен ачыклау – иҗтимаги совет эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе.

Бу эш Аксубай муниципаль районының ришвәтчелеккә каршы Комплекслы программасы кысаларында уздырыла. Шуңа өстәп, иҗтимаги совет күбрәк халык фикеренә таянып эш итә, моның өчен даими рәвештә сорау алулар һәм шәхси әңгәмәләр юлы белән Аксубай районы учреждениеләренә мөстәкыйль бәя бирү уздыра.

Мөстәкыйль бәя бирүдә иң соңгылары булып бюджет оешмалары катнашты – ата- аналарны анкеталаштыру формасында белем бирү учреждениеләрендә белем бирү хезмәтләрен күрсәтү сыйфаты белән халыкның канәгать булуын өйрәнү уздырылды. Анкеталаштыруда районның 7 балалар бакчасыннан һәм 7 мәктәбеннән ата-аналар катнашты.

– Белем бирү учреждениеләре өчен анкета оешманың материаль базасы торышы сыйфатына, тукландыруны оештыруга, санитария-гигиена шартларына, укытучыларның һөнәри осталыгына, хезмәткәрләрнең балалар белән эш итә белүенә, балаларны сәламәтләндерүгә, карауга һәм тәрбияләүгә, тәрбия-белем бирү процессына бәя бирү критерийларын характерлаучы сорауларны үз эченә алды.

Шулай ук өстәмә белем бирү өчен анкеталаштыру уздырылды, анда “Аксубай балалар сәнгать мәктәбе“ мәктәпкәчә белем бирү МБУ ата-аналары катнашты, – дип сөйли район иҗтимаги советы рәисе Ирина Телешева. 

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениеләрен анкеталаштыру нәтиҗәләрен карап, баллар системасы буенча белем бирү учреждениеләре рейтингы төзелгән. Хезмәт күрсәтү сыйфаты буенча Аксубайның 3 нче мәктәбе (директоры Җәмилә Вәлиева)  һәм “Ләйсән“ балалар бакчасы (мөдире Рәмзия Сафиуллина) беренче урында.

Икенче урында Аксубай балалар сәнгать мәктәбе (директоры Галина Сруретдинова), өченче урында – Трудолюбово башлангыч мәктәп-балалар бакчасы (директоры Гөлфия Гатина).

Ата-аналар учреждениеләрнең эшчәнлек сыйфаты турында үз фикерләрен белдерделәр. Иҗтимаги совет әгъзалары сүзләренә караганда, ата-аналар, нигездә, учреждениеләрнең педагогик коллективы эше белән канәгать, аларның һөнәри осталыкларын, балалар белән аралаша белүне һәм коллективта яхшы микроклимат хөкем сөрүен билгеләп үткәннәр. Кайбер учреждениеләрдә материаль-техник базаны ныгыту, ремонтлау, шулай ук күчмә экскурсияләр оештыруга кагылышлы сораулар бар.

Иҗтимаги совет рәисе сүзләренә караганда, анкеталаштыру нәтиҗәләре ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе рәисе – район башлыгы Камил Гилмановка җиткерелгән, ә оешма җитәкчеләренә эшләрендә хилафлыкларны бетерү буенча комплекслы киңәшләр бирелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев