Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Туган якны өйрәнү – ул сәнгать

Районның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Әлфия Нурхамәтова күп еллар дәвамында үзенең туган ягы, халкы, авылы тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә.

Әлфия Рәшит кызы Аксубай балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлегендә 15 ел укытучы булып эшли. 2014 елдан Үзәкләштерелгән музейлар системасын җитәкли. Ул күп тапкыр Аксубайда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә, шулай ук ТР ГМИИның Ресурс үзәге күргәзмәләр залында үзенең шәхси иҗат эшләре күргәзмәсен оештырды. Аның “Көнбагышлар“ эше Санкт-Петербург шәһәрендә узган Бөтенроссия бәйгесендә икенче урынны алды.

Аның татар халык бизәкләре элементлары белән эшләнгән “Тормыш агачы“ методик эшләнмәсе аеруча кызыклы. Бу эше хәтта “Сәнгатьле мәктәп“ журналында да басылып чыкты. Әлфия Нурхамәтова Рушания Низамованың “Нәҗип – Дума егете“, Миңнеруй Гайфуллинаның “Көмеш дага чыңы“, Генриетта Мукатовнаның “Балалар өчен шигырьләр“ китапларына иллюстрацияләр ясаган. Әлфия Рәшит кызының һөнәри эшчәнлеге югары фәнни һәм шул ук вакытта гамәли юнәлешкә ия. Аның эшчәнлек өлкәсендә – музейда яңа экспозицияләр булдыру, тикшерү, методик һәм мәдәни-агарту эшләре алып бару. Ул җитәкчелек иткән вакыт эчендә  музей яңа кыйммәтле экспонатлар белән тулыланды. Грант акчасына “Аксубай туган якны өйрәнү музее“ буклетын һәм “Ефәк юлы эзләре буйлап“ китабын  бастырып чыгарды, анда  безнең якның Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ясаган иллюстрацияләр белән риваятьләре һәм хикәятләре тупланган.
Аксубайда “Туфан укулары“ зональ бәйгесен уздыру да аның тырышлыгы белән гамәлгә ашты. Туган якны өйрәнү музее каршында “Яшь туган якны өйрәнүче“ балаларга өстәмә белем бирү программасы эшләп килә, анда түгәрәк әгъзалары төрледән-төрле проектлар эшлиләр һәм аларны тормышка ашыралар.

Гадәти күргәзмәләр, экскурсияләр һәм лекцияләр белән беррәттән балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе белән үзара хезмәттәшлекнең яңа ысуллары  гамәлдә кулланыла. Бу компьютер уеннары, мультимедиа презентацияләре, “Гарәп бизәге белән үз исемеңне яз“ каллиграфия дәресләре, чигү буенча мастер-класслар. Әлфия Рәшит кызы күптән онытылган “элмәкле техника“ чигешен яңадан торгызучы булып тора һәм барлык теләүчеләрне дә өйрәтә. Туган якны өйрәнүче бу техника белән калфаклар бизи, һәм үткән елны “Этнографик сувенир“ номинациясендә финалист булды.

Фәнни-гамәли конференцияләрдә даими катнаша. Аның мәкаләләре “Яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия һәм белем бирү. Инновацияләр. Үсеш перспективалары“  ачык төбәкара педагогик укулар тезислары җыентыгы“нда һәм башка фәнни басмаларда дөнья күрде.
Моннан тыш, Әлфия Рәшит кызы – “Ак калфак“ татар хатын-кызлары иҗтимаги оешмасы, “Илһам“ иҗат берләшмәсе җитәкчесе дә.
– Хәзер мин “Аксубай районы авыллары“, “Аксубай районы мәчетләре“ проектлары өстендә эшлим, – дип бүлеште туган якны өйрәнүче.
Шуңа өстәп, Әлфия Нурхамәтованы безнең районда гына түгел, республикада да  яхшы беләләр. Ул “Нечкәбил-2014“, “Ел хатын-кызы-2016“ бәйгеләре финалисты булды. Телевидениедә “Татарлар“, “Татар халык ашлары серләре“, “Башваткыч“  программаларында күп тапкыр катнашты.

Һичшиксез, бу ханым безнең туган ягыбызны өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев