Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Террорчылыкка каршы иминлек турында сөйләштеләр

Районның террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышында төрле мәсьәләләр каралды.

Атап әйткәндә, Казан шәһәрендә FIFA-2018 футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү чорында район территориясендә террорчылык һәм экстремистлык күренешләрен профилактикалау, кешеләр күп җыелган урыннарны террорчылыкка каршы яклау, Россия көне уңаеннан бәйрәм чараларын, Сабан туе бәйрәмен үткәрү, шулай ук балаларның җәйге ялларын оештыру белән бәйле мәсьәләләр. Хезмәтләр һәм ведомстволар комиссия рәисе – район башлыгы Камил Гилманов алдында җавап тоттылар. Комиссия утырышында “Имин шәһәр“ программасы буенча  мәсьәләләрне, террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау буенча район программасының һәм Комплекслы Планның үтәлеше турында сөйләштеләр, авыл җирлекләре башлыкларының үзләренә ышанып тапшырылган  муниципаль берәмлекләр территорияләрендә террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы профилактик эшләр турындагы чыгышлары тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев