Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Су коену тыела

Аксубай районында су коену сезоны су объектларында имин чор буларак игълан ителде.

Әлеге күрсәтмә  гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе тарафыннан кабул ителде.

– Җәйге сезон – ял итү, гаилә белән табигать кочагына, сулыклар янына чыгу чоры. Ләкин безнең районда сулыкларда су керү өчен санкцияле урыннар юк. Бу турыда кисәтүче аншлаглар һәр сулык янында урнаштырылган булырга тиеш – бу эш район авыл җирлекләре башлыкларына йөкләнгән. Җәйге чор дәвамында коткару хезмәтләренең сулыклар буйлап рейдларга һәм патрульгә чыгулары оештырылачак. Әмма, беренче чиратта, бу чорда суда үзеңне ничек тотуга бәйле катлаулы булмаган кагыйдәләрне кешеләр үзләре үтәргә тиеш, – дип шәрехләде башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов.

Мәктәп укучыларының җәйге каникуллары башлана. Район коткаручылары, беренче чиратта, әти- әниләргә су объектларында иминлекне тәэмин итү һәм баланы – ялгызын яки дуслары белән елга буена – ял итәргә яки балык тотарга җибәрүгә юл куймау максатларында әңгәмәләр корырга кирәклеге хакында искәртәләр.

– Әгәр сез гаиләгез белән су буенда ял итәргә планлаштырасыз икән – балалар һәрвакыт күз уңында булырга тиеш, шуны исегездән чыгармагыз, сезнең игътибарсызлык бала гомере белән исәпләнергә мөмкин, – дип искәртә районның баш коткаручысы Руслан Ибляминов. –  Җәй – пикниклар һәм бәйрәмнәр чоры, һич кенә дә исерек килеш су коенырга, бигрәк тә таныш булмаган урыннарда суга чумарга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев