Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сөт үткән елдагыдан күбрәк

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен сөт – аны сатудан хуҗалык казнасына табыш китерә торган төп продуктларның берсе.

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең товарлыклы-сөтчелек фермаларында моны яхшы аңлыйлар һәм савым күләмен арттыру өчен көчләреннән килгәннең барысын да эшлиләр. Район буенча тулаем савым күләме 77 тоннадан артыкны тәшкил итә.

Үткән елның шул ук чорында тулаем савым күләме – 75 тоннадан артык булган. “Восходящая заря“ агрофирмасының “Аксубай“ филиалы терлекчеләре яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Агрофирмада бу көннәрдә 19 тоннага якын сөт савып алына.

Үткән ел белән чагыштырганда бу 152 процентны тәшкил итә. “Аксу Агро“ агрофирмасында тулаем савым күләме – 28 тоннадан артык, үткән ел  күрсәткеченә карата 111 процентны тәшкил итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев