“Сәләт-Аксубай” – “Сәмрух-2018” җиңүчесе
Соңгы яңалыклар

“Сәләт-Аксубай” – “Сәмрух-2018” җиңүчесе

3 нче санлы Аксубай урта мәктәбенең “Сәләт – Аксубай” клубы “Сәләт” фондының сәләтле балалар һәм талантлы яшьләрне таныту өлкәсендә оештырылган “Сәмрух-2018” конкурсында республика премиясенә лаек булдылар.

  Клуб яшьләре конкурсның бөтен этапларын уңышлы үтеп, мәртәбәле жюри тарафыннан югары бәя алдылар. “Сәләт-Аксубай” клубы “Ел сәлкеше” номинациясендә җиңүче булып танылды, ә клуб рәисе Ләйлә Моратшина лауреат исеменә  һәм конкурсның махсус призына ия булды. 

 Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармония сәхнәсендә  җиңүчеләрне котлау тантанасында аңа  Диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

Фото “Сәләт-Аксубай” клубы архивыннан алынды.


Нет комментариев