Шигърият канатында
Үзәк паркта гадәти булмаган очрашу булды.
Район китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Фәһимә Гатина һәм Анна Бикмуллина китап укучылар белән “Шигърият канатында“ дигән әдәби укулар үткәрделәр.
Шунда ук колач алган тематик күргәзмә танылган авторларның популяр әсәрләре турында бәян итте. Шигырь яратучылар унтугызынчы һәм егерменче гасырлар шагыйрьләре иҗатына өстенлек бирделәр.
Акрын гына искән җилгә, яфраклар кыштырдавына кушылып, татар, рус телләрендә Ахматованың, Пушкинның, Цветаеваның, татар шагыйрьләренең, җирле шагыйрь һәм прозаик Заварихинның туган як, мәхәббәт турындагы шигырьләре яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев