Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Район газетасына языл һәм бүләкләргә, сюрпризларга ия бул!

2022 елның II яртыеллыгына безнең «Сельская новь», «Авыл таңнары» «Ял пурнăçӗ» газеталарына язылып, электр киптергеч җайланмасы, чәч кисү машинкасы һәм башка бүләкләр отарга мөмкин.

Редакция үз абунәчеләре өчен берьюлы берничә традицион *акция игълан итә. Күңелегезгә охшаганны сайлагыз яисә берьюлы барысында да катнашыгыз!

«ГАЗЕТАГА ЯЗЫЛГАН ӨЧЕН ҮЗ БҮЛӘГЕҢНЕ АЛ»

Узган ярты еллыктагы кебек үк без язылу кампаниясенең төп *акциясен игълан итәбез. 2022 елның II яртыеллыгына «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăçӗ» газеталарына алты айга подписка рәсмиләштергән һәр кеше анда катнаша ала. Призлар арасында – ризык пешерү формалары, брендлы яндырмый торган таба, чәч кисү машинкасы һәм төп приз – электр киптергеч җайланмасы (электросушилка).

Призлар 2022 елның 1 июлендә уйнатылачак.

ФЛЕШМОБТА КАТНАШ

Шулай ук без социаль челтәрләрдә «Мин район газетасына язылдым» флеш-мобын башлап җибәрәбез, газета белән төшкән фото өчен күбрәк лайклар җыйган абунәчеләргә бүләкләр тапшырачакбыз (нәтиҗәләр 2022 елның 1 июлендә ясалачак).

ӘТИ-ӘНИЕҢӘ ҺӘМ ЯКЫННАРЫҢА ГАЗЕТАГА ПОДПИСКА БҮЛӘК ИТ

«Район газетасын бүләк ит» һәм «Әти-әниеңә газета яздыр» *акцияләре аеруча актуаль. *Акцияләрдә катнашырга эшмәкәрләрне яисә теләкләре булган социаль актив гражданнарны чакырабыз. Сез безнең партнерлар сыйфатында чыгыш ясаячаксыз, ветераннар һәм пенсионерлар өчен газетага яздырган өчен түлисез, ә редакция аларны адресатларына бүләк итәчәк һәм бу вакыйганы киң күләмдә яктыртачак. Өлкәннәргә кайгырту күрсәтик, чөнки ул күп кенә пенсионерлар өчен тышкы дөнья белән бердәнбер элемтә чыганагы!

ИГЕЛЕКЛЕ АТНАЛАР

Күп милләтле Татарстанда һәм Аксубай районында православие динен тотучылар һәм мөселманнар төп бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. 24 апрельдә православие динендәгеләр Бөек Пасханы бәйрәм итәчәк, 2 май көнне изге Рамазан ае Ураза гаете бәйрәме белән тәмамланачак.

Без 2022 елның 15 апреленнән 20 апреленә кадәр «Сельская новь» һәм «Ял пурнăçӗ» газеталарына подписка рәсмиләштергән өчен – «Актай» АПК ҖЧҖдән, «Авыл таңнары» газетасына язылучылар өчен 2022 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр шәхси эшмәкәр Сабир Фозиловның җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кибетеннән бәйрәм өстәлләренә татлы призлар уйнатуны оештырачакбыз.

ИГЕЛЕК КЫЛЫРГА АШЫГЫГЫЗ

Шулай ук сез күп балалы гаиләләргә газетага язылу рәсмиләштерә һәм аны Балаларны яклау көнендә шәхси тапшыра аласыз. Сезнең бүләкләрегез ярты ел дәвамында безнең яңалыклар белән һәр атна аларның өйләренә киләчәк.

РЕКЛАМА БИРҮЧЕЛӘР ӨЧЕН «БҮЛӘККӘ ПОДПИСКА» *АКЦИЯСЕ

Безнең газетага 1 ай вакытка стандарт модульле реклама биргәндә, реклама бирүче 1 ай срокка бушлай электрон подпискага ия булачак (редакциядә рәсмиләштерелә).

КИТЕРЕП БИРӘБЕЗ

Коллективта 10 данәдән артык альтернатив язылу рәсмиләштергәндә – газета чыккан көнне редакция оешмаларга кадәр китереп бирүне тәэмин итә.

КОРПОРАТИВ ЯЗЫЛУЧЫЛАР ӨЧЕН *АКЦИЯ:

Предприятие эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итү, юбилярлар турында материаллар циклы – предприятие хезмәткәрләре тарафыннан коллективның 60 һәм аннан күбрәк процентын үз эченә алганда.

АКТИВИСТЛАР ӨЧЕН *АКЦИЯ

20 квитанция рәсмиләштергән өчен – бер альтернатив язылу бушлай! 30 квитанция өчен – бу кеше турында газетада мәкалә бастыру.

ПОЧТАЛЬОННАР ӨЧЕН *АКЦИЯ  

Барлык язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча безнең газеталарга 6 айга күбрәк квитанцияләр рәсмиләштергән өч иң яхшы почтальонга – редакциядән призлар.

БЕЗНЕҢ ГАЗЕТАГА НИЧЕК ЯЗЫЛЫРГА?

Почта элемтәсе бүлекчәләрендә. «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнăçӗ» газеталарына язылу бәясе узган яртыеллык дәрәҗәсендә калды: физик затлар өчен – 773, 76 сум, юридик затлар өчен – 863,82 сум.

Дәүләт хезмәтләре порталы яисә «Почта России» порталы аша. Газеталарга өйдән чыкмыйча гына, телефон яисә компьютер чаралары ярдәмендә язылырга мөмкин.

ПОДПИСКАНЫ РЕДАКЦИЯДӘ РӘСМИЛӘШТЕРЕРГӘ

Редакциядә 2022 елның 23 апреленә кадәр социаль бәядән – 486 сумга альтернатив подписка рәсмиләштерергә һәм газетаны басылып чыккан көнне килеп алырга. Яисә оешмалар коллектив белән 10 данәдә подписка рәсмиләштергәндә – редакция сезгә газетаны китереп бирәчәк.

 Язылу квитанцияләренең күчермәләрен (басмаларны 6 айга яздыру мәҗбури шарт булып тора) редакция адресына (423060, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 9 йорт) яисә selbuh@mail.ru электрон почтага юллагыз. Язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча без төп призлар уйнатуда җиңүчеләрне билгеләячәкбез! Хат темасында *акциянең исеме күрсәтелергә тиеш.

*Акцияләрнең вакыты 2022 елның 14 апреленнән 2022 елның 30 июненә кадәр.

Реклама 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев