Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Почта хезмәткәре – күңел халәте

Якшәмбе көнне Аксубай почта элемтәсе узелы коллективы һөнәри бәйрәмен – Россия почтасы көнен билгеләп үтә.

Үзәк бүлек – районда иң күпсанлысы. Һәм Чистай районара почтамт җитәкчесе Алексей Костин сүзләренчә, гомумән, Аксубай почта хезмәткәрләре 5 ведомство карамагындагы район арасыннан бөтен күрсәткечләр буенча да алдынгылар рәтендә санала. Һәм ул район үзәгенең турыдан-туры почта бүлеге хезмәткәрләрен дә билгеләп үтте.

– Аксубай бүлегендә – бик бердәм коллектив, аның белән Рузалия Хәйруллина җитәкчелек итә. Коллективны гыйлемле, һәрвакыт позитив, теләсә нинди авырлыктагы бурычларны башкарырга әзер булган һәм аларны уңышлы үтәгән җитәкче берләштерә, – дип сөйли Алексей Костин. – Коллективта микроклимат та бик мөһим – аксубайлыларның ул һәрвакыт позитив һәм җылы. Һәм Россия почтасы вакыт белән бергә атлый дип тә билгеләп үтте, бездә логистика челтәре яхшы көйләнгән, әгәр элек Кытайдан посылкалар 1,5-2 ай килсә, хәзер сроклар 2 атнага кадәр кыскартылган. Безнең шигарь: тиз һәм ышанычлы.

Чынлыкта почта тәкъдим иткән хезмәтләр спектры киңрәк. Менә Аксубай бүлегендә дә подписка рәсмиләштереп һәм почта хезмәткәрләре гәзит һәм журналларны район буенча үзләре таратып кына калмыйлар, ә бу азмы-күпме ай саен – 3500 данә, аннан тыш 3400нән артык заказ һәм 3000нән артык гади хатлар һәм 3000 посылка тараталар, шулай ук түләүләрне, штрафларны кабул итү, авиа һәм җд билетларны, көнкүреш кирәк-яракларын сату итү буенча онлайн-режимда эшлиләр.

Өстәвенә, күп тапкыр үзем дә күргәнем бар, почта залында кеше күп булуга карамастан, хезмәткәрләр һәрвакыт аларның һәрберсе белән ачык йөз белән сөйләшәләр.Һәм бланкларны дөрес тутыра алмаган, түләү кәгазьләрендә буталган, җибәреләчәк посылкада адресны дөрес яза алмаган өлкәннәргә монда үтә дә игътибарлы хезмәткәрләр – аңлатып та бирәләр, ярдәм дә итәләр, җылы сүз белән озатып та калалар.

Аксубай бүлегендә 16 кеше эшли, шуларның дүртесе – почта залында һәм калган уникесе – почтальоннар.

Күбесенең почта хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә эш тәҗрибәсе зур инде. Бүлек җитәкчесе Рузалия Хәйруллина 24 елдан артык хезмәт куя, почта залы операторлары Валентина Гареева – 34 елдан артык, Сюзанна Сәлахова – 20 елдан артык, Ирина Ильина – 12 ел.

Почтаны район үзәге буенча 12 почтальон тарата, алар арасыннан 14шәр елдан артык хезмәт куйган Любовь Федотова һәм Надежда Ягинова “аксакаллар“ булып саналалар.

– Абруйны югалтмаска тырышабыз, подписка планын да, хезмәтләр күрсәтү планын да үтибез. Нәтиҗә өчен эшләсәң – теләсә нинди урында да эшләү авыр, әмма син максатына ирешергә теләгән, эшен яраткан коллективта икән, андый эш шатлык кына китерә, – дип сөйли бүлек җитәкчесе Рузалия Хәйруллина.

Почта төрле заманнарны күргән, үзгәртеп корулар белән бергә аның хезмәткәрләренә дә күпне кичеререгә туры килгән. Әмма бүген алар почтальоннарның сумкалары беркайчан да буш булмаячагына ышаналар, чөнки кешеләр кәгазь гәзитләрне һәм журналларны яратып укыйлар, социаль челтәрләр киң таралган булуга да карамастан бер-берләренә хатлар юллыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев