Наркоманиягә каршы
Соңгы яңалыклар

Наркоманиягә каршы

Район Советында район башлыгы Алмаз Мингулов җитәкчелегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды.

Көн тәртибендә хакимиятнең наркотикларга һәм алкогольгә каршы сәясәте: халык арасында профилактика; «Мәк-2026» профилактик операциясен үткәрү; район халкының, шул исәптән яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркотиклар белән авыру динамикасы. Комиссия профилактик эшне көчәйтергә, медицина хезмәткәрләре һәм хокук саклаучылар катнашында даими лекцияләр һәм семинарлар оештырырга, мәгълүмати буклетлар эшләргә һәм таратырга, матбугатта һәм социаль челтәрләрдә басмаларны активлаштырырга карар кылды. «Мәк-2026» операциясенә җирлек башлыклары белән мәк чәчүлекләрен ачыклау, ведомствоара координацияләү һәм рейд чараларын уздыру йөкләнде.


Нет комментариев