Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Җәлил укуларында» – өченче урын

«Җәлил укулары» Халыкара әдәби конкурсында Аксубай китапханәсе хезмәткәре Анна Бикмуллина призер булды.

Халыкара бәйгедә Россиянең барлык төбәкләреннән һәм чит илләрдән дүрт меңнән артык катнашучы көч сынашты. Анна  Казанда укуларның финал этабында катнашып, «Муса Җәлил шигыре рус телендә» номинациясендә өченче урынны алды.

Ул Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узган тантаналы чарада чыгыш ясады.  Дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында оештырылган театральләштерелгән бию - тамашада «Без әле һаман көләбез» дип исемләнгән шигырьләр укыды.

Республика башкаласыннан ул өченче дәрәҗә Диплом, бүләкләр һәм якты тәэсирләр алып кайтты.

Фото Анна Бикмуллинаның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев