Көзге культураларны чәчү тәмамланды
Соңгы яңалыклар

Көзге культураларны чәчү тәмамланды

Район игенчеләре көзге культуралар чәчүне уңышлы төгәлләделәр.

Район буенча көзге культуралар астына 14200 гектардан артык мәйдан бүленгән. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә 15 мең гектардан күбрәк мәйданга көзге культуралар чәчелгән. Шул исәптән 13800 гектарны – көзге бодай, 1200 гектарны көзге арыш алып тора.

Чәчүне вакытында тәмамлау өчен механизаторлар максималь көч куеп эшләделәр һәм үзләренә йөкләнгән бурычны агротехник срокларда төгәлләделәр. Ә бит көзен чәчү эшләре вакыты чикле, салкыннарга ерак калмады.

Көзге культуралар чәчелгән иң зур – 5 мең гектарга якын мәйдан  “Аксу Агро“ агрофирмасында. “Восходящая заря“ АФның “Аксубай“ филиалында көзге культуралар – 3 мең гектардан күбрәк, “Аксубай“ агрофирмасында – 2 мең, “Актай“ һәм “Сөлчә“ авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә  700 һәм 800 гектар мәйдан били.

Фото
 


Нет комментариев