Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хәзерге һәм киләчәк уңыш өчен тырышып эшлиләр

“Восходящая заря“ агрофирмасының “Аксубай“ филиалы игенчеләре көзге культураларны чәчүгә районда беренчеләрдән булып керештеләр.

Булачак уңышны кайгыртып

Агымдагы елда безнең район игенчеләренә 14 мең гектардан артык мәйданга  көзге культуралар чәчү йөкләнгән. Шул исәптән: 13 мең гектардан күбрәк мәйданны – көзге бодай, 750 гектарны көзге арыш биләячәк.

“Восходящая заря“ АФның “Аксубай“ филиалында 2500 гектарга көзге культуралар чәчү планлаштырылган. Шул исәптән 2000 гектарга – көзге бодай, 500 гектарга – көзге арыш.  “Трудолюбово“ бүлегендә көзге чәчү эшләре колач алган.  

Трудолюбово артындагы кара туфраклы басу авыл урамыннан ук күренеп тора. Күрше район белән чиктәш иң ерак ноктада ике агрегат көзге бодай чәчү белән мәшгуль. Аларга Анатолий Антонов һәм Александр Зубрилкин идарә итә.

Кыр хезмәтчәннәре Анатолий Енилин һәм Аксубай техникумын тәмамлаган Семен Фомин, Андрей Тимофеев чәчү комплексларына хезмәт күрсәтәләр. Механизатор Евгений Ирдулкин һәм Николай Крайнов агрегатларга складтан орлык ташып торалар.

– Безнең бурыч – киләсе ел уңышына зур өмет баглау өчен көзге культураларны оптималь агротехник срокларда чәчеп бетерү, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Фәнис Хәмидуллин.  – Чәчү комплекслары бердәм эшли. Бу бүлектә көзге бодай чәчү төгәлләнү стадиясендә, чиратта – “Смена“ бүлеге территориясендә көзге арыш чәчү.

Хәзерге урак турында

Авыл хуҗалыгы предприятиесендә берүк вакытта урып-җыю эшләре дә югары темплар белән алып барыла.

“Восходящая заря“ агрофирмасының “Аксубай“ филиалында бөртекле культуралар 3 мең гектардан артык җир били. Шул исәптән 1700 гектардан артыгын  көзге бодай алып тора. Игенчеләр көзге культураларны урып-җыюны уңышлы алып баралар.

Бүгенге көндә 5580 тоннадан күбрәк ашлык суктырып алынган. Җиде берәмлек кыр корабы “Майна“ бүлегендә ашлык суктыра. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, шуларның өчесе гаилә экипажлары, аларда әтиле-уллы Флорид һәм Рифат Мингалимовлар, Константин һәм Николай Тимофеевлар, Шәүкәт һәм Рөстәм Сәгъдиевләр хезмәт куя.

Шулай ук  комбайнчы Сергей Николаев ярдәмчесе Иван Матюшкин (аграр институт студенты), Евгений Воронов  ярдәмчесе Михаил Мигачев, Михаил Крестин ярдәмчесе Сергей Прописнов белән иртәдән кичкә кадәр иген басуында.

Уракта катнашучылар нигездә зур тәҗрибәгә ия кешеләр, алар кыр эшләрендә беренче ел гына югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләмиләр. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге алар турында мактау сүзләре генә яудырды.

Тырыш хезмәтчәннәр һәр көнне  100 гектардан артык мәйданнан ашлык суктыралар. Кыр кораблары басуда туктаусыз эшли, чөнки бу киеренке чорда вакытның һәр сәгате гектарлар һәм суктырылган ашлык тонналары белән исәпләнелә. Бары тик игенне бушатканда һәм тамак ялгап алу өчен генә туктыйлар алар.

Транспортчылар  – КамАЗ машиналары  йөртүчеләре Николай Шишкин һәм Айдар Кәбиров, механизатор Ильвир Нуртдинов та шундый ук режимда эшлиләр. Алар комбайннар бушаткан игенне авыл хуҗалыгы предприятиесе бүлекләренең ындыр табакларына ташыйлар.

Урып-җыю комплексы, бер басуда ашлык суктырып алуны төгәлләп, икенчесенә күчеп, ритмлы эшли. Мондый киеренке чорда – һәр минут кадерле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев