Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иректә утлап йөргән мал өчен – 2 мең сум штраф

Кәҗәләр, кайвакыт сыерлар да, йорт ишегалларында, балалар мәйданчыкларында, чәчәк түтәлләрендә һәм чирәм утыртылган җирләрдә, административ биналар территорияләрендә һәм бистә үзәгендә предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре тырышлыгы белән тудырылган бөтен матурлыкны юкка чыгарып утлап йөриләр.

Шәһәр тибындагы бистә советы кәҗәләр белән берничә ел көрәшә инде, әмма хуҗалар терлекләрен көтүгә кумыйча яки үзләре көтмичә урамга чыгарып җибәрүне кулайрак күрәләр.  Бистәнең матурлыгы – һәр кешенең шәхси хезмәте. Без намуссыз хуҗаларны чакырып, аларга штрафлар биреп ардык. Һәр терлекнең үз хуҗасы бар, димәк, хуҗалар терлекләре өчен дә, алар китергән зыян өчен  дә җаваплы, – дип сөйли шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Кононов. – Бу чаралар бүген дә кулланыла – без иректә утлап йөрүче мал хуҗаларына карата штраф санкцияләре кулланабыз. Шуның белән бергә гражданнарны  намуссыз күршеләренә кисәтүләр ясарга һәм бу хакта район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиягә яки башкарма комитетка хәбәр итүдән читенсенмәскә чакырабыз. Ә бит хуҗаларның бөтен районга: “сез чәчәкләрне һәм куакларны кәҗәләр өчен утыртасыз“ дип белдерергә намуслары җитә. Административ комиссия тәүлек әйләнәсе эшли. Ә иректә утлап йөргән терлекләр өчен минималь штраф күләме – 2 мең сум, ул кисәтүләрсез һәм боерыкларсыз бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев