Җилкән астында һава еланнары бәйрәме
Соңгы яңалыклар

Җилкән астында һава еланнары бәйрәме

Мәктәптән тыш эшләр үзәге территориясендә һава еланнары фестивале узды.

Яшь уйлап табучылар һәм җил инсталляцияләрен яратучылар ярышты. Бу көнне Аксубай өстендә күк йөзе ачык төсләргә күмелде: иң яхшы инженерлык эшләре бәйрәмне матур гына түгел, ә чыннан да искиткеч итте. Көтелмәгән формалардагы һәм конструкцияләрдәге оча торган еланнар күккә күтәрелде.

Балалар өчен бу гади ярыш кына түгел, ә чын иҗат һәм техник осталык бәйрәме иде. Катнашучылар һава еланнарын очырып кына калмадылар, ракета һәм самолет модельләрен дә күрсәттеләр. Моннан тыш, кул астындагы материаллардан самолетлар һәм һава еланнары ясау буенча мастер-класслар узды – катнашучылар үзләре дә гади модельне җыеп, очырып карарга мөмкинлек алдылар.

Жюри эшләрне дүрт номинациядә бәяләде: конструкциянең катлаулылыгы, дизайн һәм бизәлеш, стандарт булмаган алым һәм икенчел чимал куллану. Һәр һава еланы 10 метрга кадәр озынлыктагы бауда кимендә 5 минут һавада торырга тиеш иде. Йомгаклау баллы конструкция һәм очу вакытын бәяләүдән чыгып төзелде. «Иң экологик һава еланы» номинациясендә җиңүчеләр булдылар: 1 урында – Амелия Кәлимуллина (1 нче Аксубай мәктәбе); 2 урында – Вазген Парасташвили, 3 нче урында – Дмитрий Дмитриев (икесе дә 3 нче мәктәптән). «Иң оригиналь идея» номинациясендә: 1 урында – Радель Кәлимуллин (1 нче мәктәп; 2 урында – Раяз Гафиятуллин, 3 урында – Ярослав Сыскетов (икесе дә 3нче мәктәптән).


Нет комментариев