Игътибарны балаларга юнәлтергә
Аксубайда тәрбиягә һәм опекунга алган гаиләләрнең “Ятим-балаларга һәм ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль-хокуки ярдәм күрсәтү һәм аларның хокукларын яклау“ темасына киңәшмәсе узды.
Киңәшмә эшендә район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, район прокуроры Эдуард Хираҗев, суд приставлары җитәкчесе Михаил Вьюгин, опека һәм попечительлек бүлегенең баш һәм җитәкче белгечләре Айсылу Төхвәтуллина һәм Кристина Кондратьева, Вәкаләтле вәкилнең Аксубай районында балалар хокуклары буенча ярдәмчесе Алина Игушкина һәм профилактика органнарының башка белгечләре катнашты.
– Җәй көне ТРда балалар хокукы буенча Вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Аксубайга эшлекле сәфәр кылган иде. Тикшерү барышында тәрбиягә бала алган ата-аналар арасында канун бозу очраклары табылды.
Һәм без бүген киләчәктә тәрбиягә һәм опекага алынган балаларның хокукларын тәэмин итүдә канун бозуларга юл куймас өчен киңәшмәгә җыелдык, – дип билгеләп үтте Айсылу Төхвәтуллина.
48 бала пенсия ала (инвалидлык, туйдыручыларын югалту сәбәпле), пенсияләр балаларның банклардагы счетларына күчерелә. Ата- аналар, канунлы вәкилләр һәм 14 яшькә җиткән балигъ булмаган балаларның гаризалары буенча балалар счетларыннан акча салдыру опека һәм попечительлек органы рөхсәте белән генә гамәлгә ашырыла.
– Әмма РФ Гражданлык Кодексы нигезендә, 8 баланың пенсияләре аерым номиналь счетка күчерелә, бу ата-аналарга балалар акчасын опека органнары рөхсәтеннән башка да салдыру мөмкинлеге бирә, – дип белдерде опека бүлеге белгече.
Үз кесәләрегезне балаларныкы белән бутамагыз!
Район прокуратурасы опека һәм попечительлек кануннары нормалары үтәлешен тикшерде. Тәрбиягә алган ата-аналарның тәрбиягә алынган балаларның акчаларын максатсыз куллануына юл куймауга бәйле сабыйларның шәхси эшләре җентекләп өйрәнелде.
– Канун нигезендә, тәрбиягә алынган балаларның опекага алган ата-аналары яки попечительләре милкенә милек хокуклары юк, шулай ук опекага алган ата-аналарның һәм попечительләрнең дә тәрбиягә алган балаларның милкенә милек хокуклары юк, шул исәптән алиментларны, пенсияләрне, пособиеләрне һәм башка социаль түләүләрне алуга да, – дип ассызыклады Эдуард Хираҗев.
– Шул рәвешле, тәрбиягә алынган балага нәрсә дә булса сатып алганда, опекага алган ата-аналарга әлеге милекне балигъ булмаган балалар артына теркәргә, ә опека бүлегенә әлеге милекнең теркәлгән булуын тикшерергә кирәк.
Тәрбиягә алынган бала исеменә күчерелгән акчаны тоту, шул исәптән номиналь счеттан аларны салдырып алу, бары тик аерым очракларда гына рөхсәт ителә, мисалга, операция ясарга кирәк булганда. Балигъ булмаган балаларның акчаларына кул сузарга ярамый. Мин “үз кесәләрегезне балаларныкы белән бутамаска“ киңәш итәм, – дип ассызыклады юстициянең өлкән киңәшчесе.
Шәфкатьсезлек өчен җәза бирелә
Суд приставлары җитәкчесе Михаил Вьюгин алимент әҗәтләрен түләттерүгә тукталды.
– Әгәр биологик ата-аналар алиментларны түләми башлый икән, һичшиксез, безнең хезмәткә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип белдерде Михаил Александрович. – Әгәр алар алга таба да түләмиләр икән, аларга административ һәм хәтта җинаять җаваплылыгы яный.
ПДНның өлкән инспекторы, полиция майоры Венер Хаммәтов балигъ булмаган балаларга карата мәрхәмәтсезлек күрсәтүгә юл куймау турында сөйләде. Аның аңлатуынча, мәрхәмәтсезлек – ул балага кул күтәрү генә түгел, ә РФ Җинаятьләр Кодексының 156 маддәсеннән чыгып әйткәндә, балаларны ашатудан, өс һәм
аяк киемнәреннән мәхрүм итү, көн режимын тупас бозу, баланың авыруын профилактикалау һәм дәвалау буенча табиб киңәшләрен һәм таләпләрен үтәмәү, балага кирәк булган медицина ярдәмен күрсәтүдән баш тарту яки качу һәм башкалар. Кызганычка каршы, безнең районда да мәрхәмәтсез мөнәсәбәт фактлары бар.
Сәламәтлек һәм мәшгульлек
Аксубай үзәк хастаханәсе баш табибе урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов балигъ булмаганнарга диспансеризация уздыру, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны бушлай дәвалау турында сөйләде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова балигъ булмаганнарга өстәмә белем бирү турындагы актуаль мәсьәлә белән чыгыш ясады.
– Биш яшьтән 18 яшькәчә бөтен балаларга өстәмә белем бирү 72 процентны тәшкил итә, һәм бу Мәктәптән тыш эшләр үзәге дәресләре генә, – дип белдерде Гөлнур Идиятова. – Шуңа тагын Балалар сәнгать мәктәбендәге һәм Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендәге дәресләрне дә өстәргә кирәк.
Опекага алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның нинди өстәмә белем алулары хакында сөйләгәндә, шуны ассызыклап үтәргә кирәк, 44 бала – Мәктәптән тыш эшләр үзәге линиясе буенча, 4 се – мәктәп түгәрәкләрендә, 1 се Балалар сәнгать мәктәбендә һәм Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнә, 4 се өстәмә шөгыльләнми.
Тәрбиягә алган гаиләләрдә яшәүче балаларның 19 ы – Мәктәптән тыш эшләр үзәге линиясе буенча, 1се – Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнә, 4 се түгәрәкләргә йөрми.
Гөлнур Идиятова балаларның игътибарын тискәре гамәлләрдән читкә юнәлтү өчен аларны өстәмә белем алуга җәлеп итәргә кирәк, дип ассызыклады. Шулай ук балалар өчен җәйге сәламәтләндерү ялының мөһимлеге турында да билгеләп үтте. Ул опека һәм тәрбиягә алган гаиләләрдәге балаларны сәламәтләндерү лагерьләренә беренче чиратта теркәүләре хакында хәбәр итте.
“Нежность“ КЦСОНның Балаларга һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Наталья Константинова киңәшмәдә катнашучыларга үзәктәге тернәкләндерү чаралары турында хәбәр итте. Анда балаларга, гаиләләргә, ата-аналарга психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтелә. Гаиләләр белән аерым да эшлиләр, опекуннар белән төркем дәресләре дә алып барыла.
Гомумән, опека бүлеге тәрбиягә һәм опекага алган гаиләләр белән зур эш алып бара. Үксез балаларны һәм ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны исәпкә кую, торак-көнкүреш шартларын тикшерү, тәрбиягә бала алырга теләгән ата-аналарны сайлау һәм аларның моңа сәләтле булуларын билгеләү һәм башка бик күп эшләр аларның буручы булып тора.
Алдан бәян ителгәннәргә йомгак ясап, район башлыгы Камил Гилманов опека бүлегенә һәм тәрбиягә һәм опекага балалар алган гаиләләргә рәхмәтләрен белдерде.
– Сез балаларны гаиләләргә урнаштырып, изге эшләр кыласыз, сез аларны игътибар һәм наз белән әйләндереп аласыз, аларга белем һәм тәрбия бирәсез, – дип белдерде Камил Гилманов. – Әмма шуның белән бергә, үзегезгә йөкләнгән икеләтә җаваплылык турында да онытырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев