Җәй көне студентлар өчен акча эшләү мәсьәләсе аеруча актуаль.
Башка дәүләттән укырга килүчеләргә һәм бездә эшләргә теләүчеләргә килгәндә, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча эчке эшләр бүлегенең миграция пункты җитәкчесе полиция майоры Гөлнара Сөләйманова аңлатма бирә.
Россиядә рөхсәт кәгазьләресез бары тик студентлар гына эшли ала:
- Евразия икътисади берлеге илләре гражданнары (Беларусь, Казакъстан, Әрмәнстан һәм Кыргызстан);
- каникул вакытында эшләүчеләр;
- уку йортларында укудан буш вакытта эшләүчеләр;
- дәүләт аккредитациясенә ия булган уку йортларында көндез укучы студентлар, шул ук вакытта укудан буш вакытта эшләүчеләр.
Чит ил студентына эшкә урнашу өчен кирәкле документлар:
- паспорт;
- уку визасы (Россиягә виза буенча керүчеләр өчен);
- миграцион карта (Белоруссия гражданнарына ул кирәкми).
Кемгә эшкә рөхсәт яки патент кирәк булачак?
- читтән торып укучыларга;
- төрле курс студентларына һәм белем бирү программаларын тыңлаучыларга.
Чит ил студентлары кабул ителә алмый:
- муниципаль яки дәүләт хезмәтенә;
- илнең иминлеген тәэмин итүгә бәйле эшкә;
- бухгалтерлык хисабын алып бару белән бәйле вазыйфага.
Хезмәт эшчәнлеген рөхсәт документларыннан башка башкарган өчен штраф салу һәм илдән чыгару белән яисә аннан башка административ җаваплылык каралган.
Чит ил студентларын эшкә җәлеп итүче эш бирүчеләр, алар белән хезмәт яки гражданлык-хокукый килешүләр төзү һәм туктату турында Россия ЭЭМның территориаль органына 3 көн эчендә хәбәр итәргә тиеш.
Нет комментариев