Аксубаево
  • Рус Тат
  • Газета – арзанрак, язылу – татлырак

    Декабрь – могҗизалар һәм тылсымнар вакыты.

    Менә без дә сезгә 2021 елның беренче яртыеллыгына «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнасе» газеталарына ташламалы язылу бүләк итәргә булдык.

    2020 елның 3-13 декабрь көннәрендә почта бүлекчәләре аша газетага язылу 90 сумга арзанрак булачак – 666,3 сум. Шулай ук альтернатив язылу да 30 сумга арзанаячак, бары тик ташламалы язылу ункөнлегендә генә безнең мөхәррияттә 450 сумга язылып булачак.

    Игътибар: без кышкы язылуны татлыландырырга булдык. Һәм «ТАТМЕДИА» АҖнең район газетасы мөхәррияте филиалында язылу нәтиҗәләре буенча яңа ел каникулларыннан соң ук – 2021 елның 15 гыйнварында бер капчык шикәр комы уйнатачакбыз.

    Уйнатуда катнашу өчен, язылу кампаниясе чорында безнең «Сельская новь», «Авыл таңнары», «Ял пурнасе» басмаларының берсенә 2021 елның беренче алты аена язылу рәсмиләштерергә һәм анны теләсә нинди үтемле юл белән түләргә кирәк. Басма 2021 елның 6 аена язылырга тиеш.

    Язылуны почта аша, яисә редакциядә, яисә Интернет аша (шул исәптән ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яки Россия почтасы сайтында) рәсмиләштерергә мөмкин. Язылу абонементларының күчермәсен яисә интернет аша язылу фактын раслаучы распечатканы почта аша: 423060, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 9 йорт адресына, әбүнәченең элемтә өчен телефон номерын һәм исемен күрсәтеп, «Акция» тамгасы белән юлларга.

    Яисә язылу абонементы яисә түләү турындагы квитанция күчермәләрен, әбүнәченең элемтә телефонын һәм исемен күрсәтеп, интернет аша selskajanov@tatmedia.com электрон адреска юлларга.

     

    Акциянең вакыты: 2020 елның 27 ноябреннән 2021 елның 15 гыйнварына кадәр.

     Реклама 16+

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: