Эш темпын киметмичә хезмәт куялар
“Актай“ АФ игенчеләре берничә ел дәвамында бөртеклеләрне җыеп алу турында беренчеләрдән булып рапорт биреп киләләр.
Быелгысы уракны да алар югары темплар белән үткәрәләр. Бүгенге көнгә бөртекле культуралар чәчелгән мәйданнарның яртысы диярлек суктырылган инде. Бу культуралар 1300 гектар мәйдан били. Комбайнчылар урып-җыю эшләрен Иске Ильдеряк авылы янәшәсендәге көзге бодай басуыннан башладылар.
Әмма урак өсте программасы бераз үзгәрде: ашыгыч рәвештә җитешеп өлгергән солы басуына күчәргә туры килде. Шуның өчен, җыйгычлар белән комбайннар авыл хуҗалыгы предприятиесенең үзәк базасына якын урнашкан солы кырында эшли башладылар. Солыны кыска вакыт эчендә җыеп алганнан соң, кыр кораблары кабаттан элеккеге участокка юл тоттылар.
Урак өстенең беренче көннәреннән үк игеннәрне чаптыруда Андрей Горбатов, Михаил Егоров, Анатолий Тюрин хезмәт куя. Комбайнчылар, смена нормасын бер ярым тапкырга үтәп, һәр көнне 22-25 гектар мәйданнан бөртеклеләрне җыеп алалар.
Суктыруда төрле маркадагы комбайннарда Җәмил Тимбиков, Владимир Степанов, Александр Горбатов, Владимир Панов һәм Владимир Ковряков, Рөстәм Хәйруллин һәм Александр Кузьмин, шулай ук Иван Беспалов һәм Роман Осипов экипажлары тырышып хезмәт куя.
Бу экипаж турында без күптән түгел урак өстенә әзерлек хакында барган бер язмада сөйләгән идек инде. Алар белән кырда очраштык. Аксубай техникумы чыгарылыш укучысы Роман җаны-тәне белән эшкә чумган һәм үзен чын игенче итеп хис итә. Егет эшлекле һәм позитив кәефтә.
– Барысы да әйбәт, барысын да үзләштердем, – ди ул.
Калган комбайнчыларның штурвал артындагы хезмәт стажы дистәләгән елларны тәшкил итә. Тапшырылган эшне җиренә җиткереп үтәр өчен аларның тәҗрибәсе дә, осталыклары да җитәрлек.
– Игенчеләр эшкә үтә җаваплы карыйлар, үз эшләрен намус белән башкаралар, – дип сөйли бүлек управляющие Михаил Градусов. – Алар үзләре идарә иткән бөтенләй үк яңа булмаган комбайннарны ышанычлы итеп ремонтладылар һәм бөтен тырышлыкларын куеп эшлиләр.
Транспортчылар да мактау сүзләренә лаек. КамАЗ машиналарына идарә итүче Илшат Сәгыйров, Александр Золин һәм ягадан җәлеп ителгән машина йөртүчеләр Георгий Львов, Сергей Сулейманкин комбайннардан бушатылган бөртекне ындыр табагына ташыйлар.
Алга таба иген язмышын биредә эшләүче хезмәткәрләр хәл итә. Светлана Золина җитәкләгән ындыр табагы – мөһим объект булып тора, монда ашлыкны кабул итү һәм эшкәртү дә тиешенчә оештырылган.
Автомобильчеләр игенне алдан әзерләнгән мәйданнарга бушаталар. Китерелгән бөртекле культуралар бөртек чистарту агрегаты һәм стационар эшкәртү машинасы аша үтә. Агрегатлар белән авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Михаил Матюшкин һәм Виктор Кузьмин идарә итә.
Ындыр табагында эш ике сменада оештырылган. Ашлыкны сортларга аеруда, эшкәртүдә студентлар һәм мәктәп укучылары ярдәм итә. Алар арасында Алексей Лизунов, Кристина Удиярова, Денис Капитонов, Никита Качаев, Максим Филиппов, Даниил Матюшкин, Эльвир Ванчурин. Ындыр табагы җитәкчесе Светлана Золина сүзләренчә, алар энтузиазм белән эшлиләр.
Урак өстендә катнашучыларга техник хезмәт күрсәтү һәм тукландыру оештырылган. Ашханә мөдире Фаина Чернышева җитәкчелегендә пешекчеләр Марина Золина, Татьяна Овчинникова эшчеләр өчен ашларны тел йотарлык итеп әзерлиләр. Нәтиҗәләргә ирешүдә бу да шулай ук мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев