Аксубай туган якны өйрәнү музеенда Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган «Халык мәдәнияте чыганакларына» дип аталган чигү күргәзмәсе ачылды.
Аксубай туган якны өйрәнү музее директоры Наталья Куштукова кунакларга чуаш, рус һәм татар чигүләренең искиткеч үрнәкләрен тәкъдим итте. Алар барысы да безнең район осталары кулы белән башкарылган. Кайбер экспонатларга 100 елдан артык.
Хатын-кызның осталыгы буыннан-буынга, әбисеннән алып оныгына һ. б. тапшырыла.
– Чигү – ул югары осталык кына түгел, эчке рухилыкны да таләп итә торган иҗат, – дип билгеләде музей директоры. – Чигү чигүче хатын-кызлар юкка гына үз осталыкларын буыннан-буынга тапшырмыйлар.
Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова җитәкчелегендәге “Аксубай егетләре” баянчылар ансамбле һәм “Шәфкатьлелек берлеге” кашык белән көй чыгару ансамбле катнашты.
Нет комментариев