Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Чуашстанда – Аксубай бизәкләре

Чабаксар шәһәрендә Аксубай районы халык сәнгатен тәкъдим иткән “Кама аръягы бизәкләре“ күргәзмәсе ачылды.

Алдарак безнең гәзиттә Чуаш дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтыннан делегация килүе хакында язган идек. Белгечләр Аксубай туган якны өйрәнү музее белән бергә чуаш авылларында булдылар һәм көнкүреш предметларын, чигелгән әйберләр үрнәкләрен җыйдылар.

Хәзер Аксубай халык иҗаты Чуаш милли чигү эшләре музеенда тәкъдим ителде. Монда бай чигешле һәм  тегелгән йорт әйберләре, күлмәкләр, билбаулар, баш киемнәре һәм башка әйберләр бар.

Аннан тыш, Аксубай районыннан чыккан чуаш мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрнең һәм дәүләт эшлеклеләренең экспозицияләре дә тәкъдим ителгән. 

Күргәзмәне ачу тантанасында мәдәният бүлеге җитәкчесе Алексей Тимирясов, район ЧММА рәисе Алексей Калуков, Урмандеево авылы мәдәният йорты мөдире Архип Иванов булдылар. Алар тантаналы кабул итүдән канәгать калдылар.

“Кама аръягы бизәкләре“ вернисажы Татарстан чуашларының һәм Чуашстан Республикасының хезмәттәшлеген уңышлы дәвам итәр дип көтелә.

Алексей Тимирясов фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев